Борнашта яшәүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Флера Зариф кызының 19 февральдә 75 яшьлек олы юбилее
![Борнашта яшәүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Флера Зариф кызының 19 февральдә 75 яшьлек олы юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/cec9f1f6874e554da2e3ad6694ca7bac_XL.jpg)
Кадерлебез! Сиңа булган рәхмәтләребез һәм изге теләкләребез иксез-чиксез. Син безнең йөрәгебезнең иң түрендә яшисең. Барыбызга да күңел җылыңны өләшәсең. Сабырлык, тырышлык, гадилек үрнәге булып торасың. Туган йортыбыз синең белән нурлы, җылы, якты. Тагын да озак еллар әткәй белән тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән, булганның рәхәтен күреп, безнең игелекләрне тоеп яшәргә язсын сиңа.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү,
Бу дөньяда, әнкәй, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.
Олы хөрмәт, ихлас ярату белән - балаларың, онык-оныкчыкларың һәм әтиебез.
Нет комментариев