Әҗемдә туып үскән, хәзерге вакытта Апаста яшәүче Юнусова Хәнифә Габдулла кызының 1 мартта 80 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, нык сәламәтлек телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Сәламәтлек сине ташламасын
Көннәрең үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сиңа һәрвакытта.
Иң изге теләкләр белән - кызың Халидә, Ләйлә, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Нет комментариев