1 март көнне Ябалак авылында яшәүче кадерле әниебез Гатина Тәскирә Шамил кызының олы бәйрәме – аңа 85 яшь тула
Әниебез! Кеше арасында ким-хур итмичә, ялгызың яратып-сөеп үстердең 3 балаңны. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сиңа кире кайтарырга бурычлы без. Бәйрәмең белән котлап, тән сихәтлеге, саулык, озак еллар без балаларыңа һәм оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Балаларың Рәис, Әлфия, Земфира гаиләләре һәм 5 оныгың.
Нет комментариев