Әҗем авылында яшәүче кадерле әтиебез Закиров Кәбир һәм әниебез Закирова Гөлирәнең 25 мартта бергә гомер итүләренә 50 ел тула
![Әҗем авылында яшәүче кадерле әтиебез Закиров Кәбир һәм әниебез Закирова Гөлирәнең 25 мартта бергә гомер итүләренә 50 ел тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/51bc5a6493038e7643c603d25bcf4a99_XL.jpg)
Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. сезгә булган рәхмәтләребез һәм изге теләкләребез иксез-чиксез. Туган йортыбыз сезнең белән нурлы, җылы, якты. Тагын да Ходай биргән гомерегезне тигезлектә, муллыкта, саулык-сәламәтлек белән, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, без балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, онык-оныкчыкларыгызның бары тик сөенечләренә генә шатланып яшәргә язсын сезгә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сезне ташламасын иде гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш сез безгә.
Иң изге теләкләр белән - Рузилә-Илмас, Фәнис-Альмира, Фәнзилә-Ринат, Дамир-Эльвира һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев