Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

10 июль – почта хезмәткәрләре көне

10 июля 2022, 04:55

403

0

0

10 июль – почта хезмәткәрләре көне

Йөз еллар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, аралашуның иң популяр һәм кулай төре булып калып, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш федераль почта элемтәсе тизләтелгән, электрон переводлар җибәрү кебек күп кенә заманча хезмәтләр тәкъдим итә. Хезмәтләрнең яңа төрләрен кертүдән тыш, элемтәнең барлык предприятиеләрендә дә сервисны яхшырту буенча эш алып барыла.
Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев