Апаста яшәүче Зиннатуллина Дамирә Садертдин кызының 2 апрель көнне 55 яшьлек юбилее
![Апаста яшәүче Зиннатуллина Дамирә Садертдин кызының 2 апрель көнне 55 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/98f5340a587e5490bcb15a263dc7c7ff_XL.jpg)
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Сина озын гомер, бәхет- шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык- сәламәтлек телибез. Кайгы- хәсрәткә бирешмичә, хаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, без- балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын! Рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса- югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат- көләч бул, сүнмә- сүрелмә.
Кадер- хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән - кызың Альбина, киявең Айрат, оныкларың Аделина, Райнур, улың Динар, киленең Диляра, Данис, Адель, кода- кодагыйларың.
Нет комментариев