Төмән якларыннан кайтып, Апасыбызны үз иткән, шушында бәхетен тапкан- Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәр кызының гомер бәйрәме
Хезмәтегез хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. Коллективыбызның олы хөрмәткә лаек, мөхтәрәм кешесе, үзенең бөтен тормышын балаларга төпле белем, югары әхлак тәрбиясе бирүгә багышлаган, ерак Төмән якларыннан кайтып, Апасыбызны үз иткән, шушында бәхетен тапкан- Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәр кызының гомер бәйрәме.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Ихлас йөрәктән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Киләчәктә Сезгә бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, тормыш иптәшегез белән тигез гомер итүегезне телибез.Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, барлык яхшы гамәлләрегезнең игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Гөлнур Хәйдәровна, юлыгызга,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсагыз иде!
Иң изге теләкләр юллап - Апас урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев