Апаста яшәүче гаилә дустыбыз Эльвира Сәлахованың туган көне – гомер бәйрәме
Кадерле дустыбыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормыш иптәшең Рифат белән тигезлектә, балалар сөенече тоеп яшәргә язсын.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.
Табигатьнең иң саф, чиста чагы,
Яшел уҗым болын, кырларда
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Безгә рәхәт җирдә син барда.
Котлы булсын туган көнең,
Якты булсын һәр таңың,
Куанычлар, бәхет-шатлык белән
Үтсен синең гомерең!
Иң изге теләкләр белән - Рамил-Гүзәл, Гөлчәчәк, Рүзил.
Нет комментариев