12 апрельдә Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Низамов Рифат Рәшит улының туган көне
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләбезнең терәге. Син әниеңә кадерле ул, тормыш иптәшеңнең сөекле ире, ике күз нурың - улларыңның яраткан әтисе, якыннарыңның кайгыртучан олы йөрәкле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Ходай сине миңа насыйп иткәнгә мие бик бәхетле. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны каермасын, балаларыбызның игелеген күреп, озак еллар саулыкта, бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп итсен.
Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген икәү тартканга,
Сикәлтәле юлларны үткәндә
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Рәхмәт сиңа, җаным - карлыгачым,
Мине аңлап гомер иткәнгә.
Ир - баш, хатын - муен, диеп
Тормыш юлын ипләп үткәнгә.
Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,
Гомер буе сабыр булганга.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Хәлимә, әниең Миннебәян, улларың Рәдиф, Ранис.
Нет комментариев