Иске Йомралыда яшәүче Гыймадиев Җәүдәт Фәттах улының 15 нче апрельдә 55 яшьлек юбилее

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан дәү әтиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек, саулык-сәламәтлек, тигезлектә картаеп, балаларыбызның рәхәтен күреп, оныкларыбызга кадерле дәү әни, дәү әти булып озак гомер итәргә язсын безгә.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш безне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Сария, балаларыбыз Линар, Илдар-Луиза, кызларыбыз Гөлсирин, Аида, оныкларыбыз Тимур белән Данир.
Нет комментариев