Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында гомер кичерүче кадерле кешебез - әниебез Вахитова Гөлфия Зиннәт кызы 27 апрельдә истәлекле туган көнен – 60 яшьлек юбилеен каршылый

27 апреля 2016, 05:15

703

0

0

Апас авылында гомер кичерүче кадерле кешебез - әниебез Вахитова Гөлфия Зиннәт кызы 27 апрельдә истәлекле туган көнен – 60 яшьлек юбилеен каршылый

Сабыр холыклы, киң күңелле, олы йөрәкле, кадерле Әниебез! Бәйрәмең белән котлап, сиңа нинди генә матур сүзләр юлласак та, күңелдә булган рәхмәт хисләрен, изге теләкләрне әйтеп бетерә алмасбыз сыман. Жир йөзендә синнән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, олы жанлы кеше юктыр! Син безнең киңәшчебез, терәгебез, әти белән синең тырышлыгың, булышлыгың белән без матур тормышта яшибез. Синең һаман безне кайгыртып яшәвеңне тоеп-белеп тору нинди зур бәхет ул! Әти белән синең янга кайтканда тәмле ризык тулы мул табын янына утырып, балалар, оныклар гөр килеп хәлләрне белешәбез, шатлыкларны уртаклашабыз, борчуларны бүлешәбез. Син безгә һәрвакыт акыллы киңәшләреңне бирәсен, изге теләкләреңне телисең. Әле тагын бик күп еллар кабатлансын бу бәхетле мизгелләр! Безне тормыш сөючән иттереп үстергәнең өчен, тәрбияне үзеңнең үрнәгеңне күрсәтеп биргәнең өчен, барысы өчен дә рәхмәт сина, Әниебез!

Әти белән тигезлектә, бер-берегезнең кадерең белеп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерергә язсын сина, Әниебез! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, кадерлебез!

Сине яратып - ирең Фирдүс, балаларың Гөлчәчәк-Илдар, Ландыш-Адель, оныкларың Амир, Арсен, Кәрим, Раида.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев