Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче иң газиз кешебез - әниебез Нургалеева Роза Фәхри кызының 55 яшьлек олы юбилее

04 мая 2016, 05:29

512

0

0

Апаста  яшәүче иң газиз кешебез  - әниебез Нургалеева Роза Фәхри кызының  55 яшьлек олы юбилее

Син - иң газиз кеше безгә,

Син - яшәү чыганагы.

Синнән дә сабыр әниләр

Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы - син,

Һәркемгә җитә җылың.

Әти белән парлы килеш

Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,

Сөенеч белән тулсын.

Гомереңнең һәрбер көне

Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен

Бала - ана арасын.

Ел да шулай бәйрәм итик

Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә

Исәнлек белән яшик.

Үзебез әби булгач та,

Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын,

Безгә бергә бик рәхәт,

Кылган изгелекләреңә,

Әни, сиңа мең рәхмәт!!!

Сине яратып - балаларың Әлфия-Марат, Лилия, әтиебез Альберт.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев