Югары Ындырчы авылында яшәүче иң газиз кешебез Ильина Фирдәүс Мөбәрәкҗан кызы 14 нче май көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, сөекле дәү әниебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле, олы йөрәкле әниләр бик сирәктер. Син безнең өчен таянычыбыз да, ышанычыбыз да. Әтиебез белән безне, кызларыгызны үстереп, кеше иткәнегез өчен мең рәхмәтләр сезгә! Әниебез, сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Киләчәктә әтиебез белән бер-берегезнең күңел тынычлыгын тоеп, балалар бәхете, оныклар сөенече белән, тормышыбызга ямь өстәп, рәхмәтләргә төренеп, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Син булганга шундый бәхетле без,
Син булганга - аяз көнебез.
Туган көнең белән, сөеклебез,
Иң-иң газиз, якын кешебез!
Сине бик нык яратып - әтиебез Николай, кызларың Эльза, Роза, оныкларың Лиана, Илмир.
Нет комментариев