Зур Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Җамалиева Маһирә Гыйлман кызының 22 май көнне 70 яшьлек юбилее
![Зур Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Җамалиева Маһирә Гыйлман кызының 22 май көнне 70 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/56454570de0afb3ffc4a93d12bedd535_XL.jpg)
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән хилас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, без - балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын! Рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшә.
Әни, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа, әни,
Исәнлегең белән йөз яшә!
Иң изге теләкләр белән - әтиебез Наил, балаларың Рәдиф-Әлфинур, Марат-Алинә, Рәсимә-Валера, Гүзәл-Марат, Гөлүсә-Дамир, 8 оныгың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев