Кормаш авылында яшәүче кадерле кешебез Гайнетдинова Дания Габделхак кызына 10 июньдә 55 яшь тула
![Кормаш авылында яшәүче кадерле кешебез Гайнетдинова Дания Габделхак кызына 10 июньдә 55 яшь тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/fd57893e38e20a534a95ea9fdd15cef5_XL.jpg)
Кадерле әниебез!!!Җир йөзендә синнән дә якын,синнән дә рәхимле,синнән дә олы җанлы зат юктыр.Дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын,намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче дә,үз җаның аша уздырып,күкрәк сөтең белән иман иңдерүче дә ул син Әниебез.Син булмасаң,тормышыбызның яме дә,тәме дә булмас иде.Туган көнең белән сине,күз нурыбыз!Сиңа исәнлек-саулык,имин тормыш,күңел тынычлыгы телибез.Көннәрең шатлык белән үтсен,гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә озын-озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың Энҗе-Марат,Гөлназ-Саша,Гөлүсә-Самат,оныкларың Данил,Әмир,Денис,Солтан.Безнең теләкләргә әтиебез Рафаэль да кушыла.
Нет комментариев