Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче әтиебез Мөхәммәтҗанов Рәүф Гапсәләм улының 11 июньдә 55 яшьлек юбилее

11 июня 2016, 06:16

579

0

0

Апаста яшәүче әтиебез Мөхәммәтҗанов Рәүф Гапсәләм улының 11 июньдә 55 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлыклы, куанычлы көннәр телибез. Әниебез белән пар канатлар булып бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балалар, оныклар игелеген күреп, озын-озак яшәргә язсын.

Юбилеең белән котлыйбыз без,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Ходай үзе йөргән юлларыңа

Җәйсә иде бәхет келәмен.

Язгы тамчы кебек тынгысыз син,

Тау-ташлардай чыдам, түземле.

Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек

Юлдаш итсен синең гомерне.

Иң изге теләкләр белән - әниебез Дамирә, балаларың Рөстәм-Альбина, Гөлназ-Илнур, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев