Иске Әнәле авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Илсөяр Фәрит кызының 24 июньдә 55 яшьлек юбилее
Кадерле сеңелебез! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез. 55 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар, газаплар кичердең, сынмадың, сыгылмадың. Һәрберебезгә беренче ярдәмгә киләсең. Олы җанлы, киң күңелле, сеңелебез, рәхмәт сиңа. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, мул ризыклар белән тигез, озын гомер кичәргә Ходай насыйп итсен.
Бу тормышта егылмыйча
Атлар өчен юлларны,
Һәркемгә дә кирәктер ул
Синең кебек туганы.
Тормыш юлын уз син, сеңелем,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын,
Вак яңгырлар аны юмасын.
Иң изге теләкләр белән - апаларың Фәһинур, Гөлсинә-Хәлим, Мәдинә, Дамирә-Хамис, балаларыбыз, оныкларыбыз.
Нет комментариев