Апаста яшәүче Шәрифзянова Альбина Исмәгыйль кызының 26 июнь көнне күркәм юбилее
![Апаста яшәүче Шәрифзянова Альбина Исмәгыйль кызының 26 июнь көнне күркәм юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/d9a4b7fd5cc05bdda5148231d0a8c110_XL.jpg)
Кадерле сеңлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
Иң изге теләкләр белән апаларың Гөлкәй-Василий, Гөлнур-Рамил, Алина-Тулкын. Бу теләкләргә Әти, Әни һәм Мама да кушыла.
Нет комментариев