Апаста яшәүче кадерле әниебез Гатауллина Зәйтүнә Гәрәй кызына 8 июльдә 60 яшь тула
Сөекле әниебез! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбриклибез. Синдәй әниебез булганга без Ходайга бик рәхмәтле. тырышлыгың белән син барыбызга да үрнәк, сиңа карап сокланабыз, горурланабыз. Әти белән тигезлектә безгә терәк-таяныч, киңәшче булып озын-озак гомер кичер.
"Әни" диеп дәшү
Шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, сиңа
Мең-мең рәхмәт.
Изге теләкләр белән - Рамил-Гөлнур, Ленар-Рамилә, Арсен, әтиебез Рашат. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар, туганнар да кушыла.
Нет комментариев