Дүртиле авылында яшәүче газиз улларым Мингалиев Фәнил Мингәрәй улының 2 июльдә, Мингалиев Нәфис Мингәрәй улының 10 июльдә туган көннәре
Кадерлеләрем минем! Минем өчен таяныч та, ышаныч та, яклаучы да, саклаучы да - сез. Ихлас күңелдән сезне туган көннәрегез белән котлыйм. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомерле булып, Нәфис улыма киленем Римә белән тигезлектә, балаларының, якыннарының игелеген күреп, Фәнил улыма тиң яры белән кавышып бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим. Киләчәк гомерләремдә дә сезнең өчен куанып, шатланып, горурланып яшәсәм иде.
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Яшик әле алда гомер барда,
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Иң изге теләкләр белән - әниегез Кәүсәр.
Нет комментариев