Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Әнәле авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әтиебез Гаптелвәлиев Хамис Гаптелхәй улының 18 июльдә 60 яшьлек һәм әниебез Гаптелвәлиева Илсөяр Әбзал кызының 23 июльдә 55 яшьлек юбилейлары.

18 июля 2016, 05:33

525

0

0

Иске Әнәле авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әтиебез Гаптелвәлиев  Хамис Гаптелхәй улының 18 июльдә 60 яшьлек һәм әниебез Гаптелвәлиева Илсөяр Әбзал кызының 23 июльдә 55 яшьлек юбилейлары.

Кадерле әти-әниебез! Без ничә генә яшькә җитсәк тә, үзебез балалар сөйсәк, сезнең өчен без һәрчак бала. Шул җылылыкны һаман тоеп яшибез. Безне үстерүгә күпме йокысыз төн, тәрбияләүгә күпме көч киткәнен үзегез генә беләсездер. Шуның өчен дә баш иеп, рәхмәт әйтәбез! Кадерлеләребез! Сезгә гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Гомер юлларыгыз озын булсын, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай безгә терәк булып, парлы гомер кичерегез.

Әти-әни, теләрләребез күкрәкләрдә таша.

Сезгә булган хисләребезне,

Балалык рәхмәтләребезне

Ирештерәбез шушы җырның көе-сүзләре аша.

Бәхет-шатлык, сәламәтлекләр

Телибез сезгә җырлап.

Гомеребез буйларында

Әтиебез-әниебезне яшәсәк иде зурлап!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын сезгә бүләк итеп, иң изге теләкләр белән - Гөлнара-Илназ, Рияз, Язилә, Алинә-Илдар, Илдан, Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев