Дәүләки авылында яшәүче тормыш иптәшем Җамалиев Рамил Вәлиәхмәт улына 22 июльдә 50 яшь тула
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз! Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның чиксезен телибез. Киләчәктә дә бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан тынычлыгын тоеп, кызыбызның игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Альфира, кызыбыз Рамилә, әниебез дә кушыла.
Нет комментариев