Акхуҗа авылында туып-үскән игезәкләр - Нигъмәтҗанова Алсу һәм Алсинә Наил кызлары һәм абыйлы-энеле Фәйзуллин Наил һәм Илгиз Хәбир уллары 14 апрель көнне шатлыклы көннәрен билгеләп үтәләр

Наил-Алсинә, Илгиз -Алсу! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Бәхетле булыгыз!
Сатмыш мәктәбе коллективы.
Нет комментариев