Апас авылында яшәүче Насретдинова Гөлшат Камил кызының 24 августта бик матур бәйрәме - олы юбилее
![Апас авылында яшәүче Насретдинова Гөлшат Камил кызының 24 августта бик матур бәйрәме - олы юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2022/8/24/yMzQJbczpgiYl88y4OGSuR4suvPB2kuU3uqPpQpS.jpg)
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, АБЫЙ белән озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Иң изге теләкләр белән Хайретдиновлар, Әхмадуллиннар гаиләре.
Нет комментариев