Апас авылында яшәүче, гаилә дустыбыз Халимова Венера Рифкат кызы декабрь аенда олы юбилеен каршы ала
Хөрмәтле Венера ханым! Сине чын күңелдән туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз. Син кадерле хатын, хөрмәтле әни, яраткан дәү әни, киләчәктә дә Мансур Маликович белән тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, бәхеткә төренеп озын гомер итегез. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Иң изге теләкләр белән – сине хөрмәт итеп Ибатуллиннар гаиләсе.
Нет комментариев