Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез Сафин Ирек Гәрәй улы 1 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек олы юбилеен каршылый

01 ноября 2018, 08:48

1043

0

1

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез Сафин Ирек Гәрәй улы 1 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек олы юбилеен каршылый

Әтиебез Зур Күккүз авылында Гәрәй абый белән Әлфия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.
Авыл мәктәбендә белем алганнан соң Казанда техник-һөнәри училищеда токарь һөнәрен үзләштерә. Белорусиядә хәрби бурычын үтәп кайткач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының культура агарту эшләре факультетында читтән торып белем ала. Район башкарма комитетында инструктор булып эшли, 1981-1986 елларда комсомол оешмасын җитәкли. Әниебез Гүзәлия белән гаилә корып, Алия исемле кыз һәм Илнар исемле ул тәрбияләп үстерәләр. Әтиебез гомер буе җаваплы урыннанда хезмәт итә. Апас районының киносеть директоры итеп билгеләнә. 1988-1997 елларда Районның газ оешмасын җитәкли. Районны газлаштыру эшендә дә аның өлеше бихисап. Кайда гына эшләсә дә әтиебез эшен намус белән, җиренә җиткереп үтәде. Үзенең 37 ел гомерен халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлады. 34 ел буе җаваплы җитәкче вазифасын башкарды. Бүгенге көндә ул “ЖилСтрой” оешмасын җитәкли.Әниебез Гүзәлия һәрчак әтиебез янәшәсендә булып, аңа көч бирә. Авыр чакларны да, шатлыкларны бергә үткәрә алар. Әтиебез безгә һәрчак үрнәк булды. Безне эш сөяргә, ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтте.

Эш күрсәткән ирне-ил хөрмәтли

Арта бара кадер-хөрмәте

Гомер китабының һәр битенә

Бизәк сала куйган хезмәте

Үлчәнмәгән синдә рухи ныклык

Ташып тора җанда егәрлек

Бирсен Аллаһ сиңа ныклы саулык

Гомер тауларына менәрлек.

Иң изге теләкләр белән – балаларың Алия-Радик, Илнар-Роза, оныкларың Камилә, Сәед, Сәминә.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев