Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

“Апас-информ“ да кабат туй гөрли!

17 августа 2019, 16:12

1476

0

0

“Апас-информ“ да кабат туй гөрли!
“Апас-информ“ да кабат туй гөрли!

Бүген хезмәттәшебез Гөлфизә Зәйнуллинаның гаиләсендә зур бәйрәм. Аның улы Рамил насыйп яры Алсу белән гаилә юлына аяк басып, яшьлек туйларын билгеләп үтәләр. 
Хөрмәтле Рамил-Алсу! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, туй көнегез белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. 
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, 
Гомер буе бергә атлагыз. 
Йөрәкләрдә булган сөю хисен, 
Сүндермичә, мәңге саклагыз. 
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, 
Зур тормышка илтсен юл башы. 
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, 
Бәхетегез — гомер юлдашы. 
Иң изге теләкләр белән – “Апас-информ“ коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев