Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апас муниципаль районы башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улы 26 гыйнварда туган көнен билгеләп үтә

26 января 2023, 08:37

255

0

0

Апас муниципаль районы башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улы 26 гыйнварда туган көнен билгеләп үтә

Хөрмәтле Айрат Габделхакович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән тәбрик итәбез. Хезмәтебез сезнең белән тыгыз бәйләнгән. Сезнең сәләтле, итагатьле, мәрхәмәтле, белемле, шул ук вакытта гади дә, сабыр да җитәкче була белүегезгә сокланабыз. Сез дөрес юнәлеш тә, киңәш тә бирә беләсез, эшебезнең җаваплы булуын аңлыйсыз, ярдәм итәргә әзер торасыз. Киләчәктә дә Апас халкының хөрмәтен тоеп, яңа башлангычларыгызда бары тик уңышларга ирешеп, гаилә тигезлегендә яшәргә язсын сезгә.
Узган ел “Апастово-информ” коллективы өчен шатлыклы ел булды. Айрат Габделхак улы ярдәме, тырышлыгы, көче белән редакция, телевидение бинасы өр-яңадан үзгәртелде, капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Без моның өчен хөрмәтле җитәкчебез - сезгә олы рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез.
Олы хөрмәт белән - “Йолдыз“ (“Звезда”) газетасы һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе коллективлары..

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев