Апас район башлыгы урынбасары Хантимиров Ленар Тәлгать улы 24 июньдә туган көнен билгеләп уза

Хөрмәтле Ленар Талгатович! Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән тәбрик итәбез. Хезмәтегездә уңышлар, яңа башлангычлар телибез. Тормышыгыз матур, киләчәгегез өметле булсын. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар гел янәшәгездә йөрсен. Тормыш иптәшегез Гөлназ белән тигезлектә, лачындай 3 егетегезнең сөенечләрен күреп озын-озак гомер итегез.
Алда гомер алтын булсын,
Бәхетләр артып торсын.
Безнең изге теләкләрдән
Йортыгыз балкып торсын,
Эшегез гөрләп барсын!
Юлдаш булып гомер буе,
Бәхет-шатлык сезне чорнасын.
Сезнең яннан китмим диеп,
Ләззәтләнеп сөю елмайсын.
Олы хөрмәт белән - "Апастово-информ" һәм "Апас хәбәрләре" коллективлары.
Нет комментариев