Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлр буенча урынбасары Гөлүсә Наил кызы Галләмова 9 май көнне туган көнен - матур юбилеен бәйрәм итә

09 мая 2023, 05:00

380

0

2

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлр буенча урынбасары Гөлүсә Наил кызы Галләмова 9 май көнне туган көнен - матур юбилеен бәйрәм итә


Гөлүсә Наилевна! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлек белән озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! 
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!
Иң изге теләкләр белән – “Йолдыз” (“Звезда”)газетасы һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев