Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апас районының “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.

10 февраля 2025, 11:15

77

0

1

Апас районының “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.

  Районыбызның көзгесе булган “Йолдыз” (“Звезда”) газетасының 93 еллыгы уңаеннан редакция коллективын, матбугат ветераннарын, үзхәбәрчеләребезне, барлык газета укучыларыбызны кайнар котлыйм.
Газетаның һәр санында редакция коллективының тырышлыгы белән район тормышы, яңалыклар, һәр тармакта башкарылган эшләр яктыртылып килә. Районыбызның алдынгы хезмәт ияләренә, хәбәрчеләр иҗатына, укучыларыбыз фикеренә дә киң урын бирелә. Шулай ук хакимият органнары белән халык арасында арадашчы булып тора. Почта хезмәткәрләре белән дә аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез.
  Киләчәктә дә “Йолдыз” (“Звезда”)ны укучыларыбыз саны кимемәсен, кызыклы һәм файдалы язмалары белән үз укучыларын сөендереп торсын! Туган көнең белән яраткан газетабыз!

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев