Апас районы Каратун җирлегендә яшәүче Сәмигуллина Гөлсинә Рәшит кызы 8 апрельдә күркәм юбилеен каршылый
Кадерле әниебез һәм дәү әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да әти белән шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, безнең теләкләргә әтиебез Камил дә кушыла.
Нет комментариев