Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ногманов Рәмис Госман улының 7 ноябрьдә гомер бәйрәме

07 ноября 2022, 08:21

335

0

1

Хөрмәтле Рәмис Госманович! Сезнең тарихны мәңгеләштерүгә, үткәннәрне барлауга, килер буынга җиткерүгә керткән өлешегез бик зур. Һәр кешегә, һәр коллективка игътибарыгыз да җитәрлек. Шәхесләрне таныту, чын хезмәт ияләрен данлау эшен дә эзлекле алып барасыз. Сездәй кешеләр бу җиһанга бик сирәк туадыр.
Безнең коллектив белән тыгыз элемтәдә яшәвегез, мәгълүмати хезмәттәшлегегез, ярдәмегез, киңәшләрегез өчен дә зур рәхмәт сезгә!
Рәмис абый!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Киңәшчебез, ярдәмчебез, мәгълүмат чыганагыбыз булып, тагын да озак еллар эшләргә һәм яшәргә язсын сезгә! Тормышыгыз да җырларыгыздай көйле, матур булсын! Тәгъзимә Магдаевна белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеге күреп яшәгез!
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Гаиләгез белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
Олы хөрмәт белән - "Апастово-информ" һәм "Апас хәбәрләре" коллективлары.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев