Апаста гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Хәсәнова Хәмдия Хәттаб кызының 11 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә яшәүдән ямь табып, безнең шатлыкларга сөенеп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Без сине чиксез яратабыз!
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Фәргать, балаларың Айсылу, Булат.
Нет комментариев