Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апаста яшәүче Гобәйдуллин Дамир Нигъмәтулла улының 9нчы сентябрь көнне туган көне - 55 яшьлек юбилее

09 сентября 2020, 08:30

876

0

Әтиебез – күз нурыбыз,

Гәиләбезгә терәк син.

Без бәхетле булсын өчен

Гомер буе кирәк син.

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез. Сине туган көнең - күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әтиебез – кешелекле, олысына-кечесенә игътибарлы, ихтирамлы, сабыр һәм хезмәт сөючән. Ул бар эшне дә җиренә җиткереп башкара. Армый-талмый күп еллардан бирле шофер булып хезмәт итә, меңәрләгән чакрымнарны иңли. Үзенең шәхси эшен булдырып, аны уңышлы алып бара. Һөнәрендә әтиебез һәрчак алдынгылар рәтендә. Кадерле әти! Синең күңелең – тирән диңгез. Ул шатлык-сөенечләрне дә, моң-зарларыбызны да сыйдыра. Син һәр көнеңне "гаиләм, "балаларым - кызларым" дип җан атып яшисең. Хак Тәгаләдән якыннарыңа гомер, тәуфыйк-һидият сорап, теләк телисең. Өебездә син - кайгыртучан йорт башлыгы, ышанычлы тормыш юлдашы, ягымлы әти. Бердәнберебез! Синең файдалы, үтемле киңәшләрең безне хаталардан саклый, дөрес, матур итеп яшәргә өнди. Шундый тормыш иптәшем, әтиебез булу – безнең өчен әйтеп бетергесез зур бәхет.
Дөнья терәгебез, яшәү өлгебез! Без сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигезлек телибез. Киләчәктә дә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, аңлап, яклап, саклап, якыннар, балалар рәхәтендә, бәхеттә яшик. Йортыбыздан нур китмәсен, аның нигезе нык, әтиле бәхетебез озын гомерле булсын. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Сокланабыз синең акылыңа,
Сокланабыз кодрәт, көчеңә.
Үрнәк әти, гаилә җанлы ир син,
Якты маяк барыбыз өчен дә.
Яратабыз сине чиксез рәхмәт,
Олы хөрмәт күңел түрендә.
Әни белән пар канатлар булып,
Менегез сез гомер үренә.
Әти син бит безнең терәгебез.
Син бит безнең – олы киңәшче.
Хак Тәгалә гомереңне озын,
Тыныч, тату, тигез итсәче.
Гаиләң, балаларың, якыннарың,
Сине яратабыз, сөябез.
Зур бәйрәмең белән котлап, кочагыңа
Гөлләр-гөлләмәләр өябез.
Туган җанлы, сизгер, кайгыртучан,
Мәрхәмәтле, юмарт булгансың.
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Сине ходай үзе зурласын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Резидә, кызларың Эльвира, Илүзә, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев