Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле кызыбыз Хантимирова Гөлназ Фәнис кызы 28 декабрьдә күркәм юбилеен каршылый

28 декабря 2018, 08:33

1454

0

1

Апаста яшәүче кадерле кызыбыз Хантимирова Гөлназ Фәнис кызы 28 декабрьдә күркәм юбилеен каршылый

Яраткан кызыбыз–йөрәк парәбез! Син барыбыз өчен дә янып, кайгыртып яшисең. Күңелең иркен, йөрәгең зур, үзең бик тә мәрхәмәтле син! Бар эшне дә җиренә җиткереп башкарасың, тырышлыгың, өлгерлегең белән аерылып торасың. Тормышыңа карап сокланабыз. Киләчәктә дә җылы гаиләң кочагында, тормыш иптәшең Ленар белән тигезлектә, улларыгыз Әмир һәм Самирның уңышларына сөенеп, безне шатландырып, саулык-сәламәтлек белән озак яшәсәң иде!

Тормышың шатлыктан торсын,

Бәхеттән һәм мәхәббәттән.

Көннәрең кояшлы булсын

Бу теләкләр – чын йөрәктән

Изге теләкләр белән – әтиең Фәнис, әниең Мәдинә, Данис-Альбина.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев