Апаста яшәүче кадерле әтиебез Гомәров Азат Һади улына 10 сентябрьдә 85 яшь тула
![Апаста яшәүче кадерле әтиебез Гомәров Азат Һади улына 10 сентябрьдә 85 яшь тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/9/10/01b947f8808351333a769490676b7d0b.jpg)
Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормышыңны районга, халкыңа багышлаган кеше буларак, хезмәттәшләрең арасында чын белгеч, ышанычлы киңәшче булдың. Киң күңелле, җор телле булуың белән үзеңә гашыйк итә аласың. Әтиебез яныбызда булганда, тормышның сынауларына бирешмибез. Үтемле киңәшләрең белән безгә нык терәк булып торасың бит син. Без сине бик яратабыз һшм хөрмәт итәбез. Алдагы көннәрдә дә әни белән бергә сәламәтлектә, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән – Гөлшат, Рифат-Дилбәр, Марат-Рания, оныкларың Ранил-Диләрә, Диана, Руставиль-Айгөл, Аделия, Азалия һәм 3 оныкчыгың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев