Апаста яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Хантимирова Гөлназ Фәнис кызы 28 декабрьдә күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең-юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Син безнең якты кояшыбыз, рух чишмәбез. Якты йөзең, нурлы карашың белән гаиләбезне җылытып, нур сибеп, безнең өчен җан атып, кайгыртып яшисең. Алга таба да тигезлектә, тормышта бер-беребезгә ныклы терәк булып, шатлык-сөенечләр, саулык-сәламәт белән яшәргә насыйп итсен! Без сине бик яратабыз!
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Ленар, улларың Самир һәм Әмир.
Нет комментариев