Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улы 20 август көнне 60 яшьлек юбилеен каршылады

20 августа 2019, 14:51

1401

0

0

Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улы 20 август көнне 60 яшьлек юбилеен каршылады

Хөрмәтле Рөстәм Үзбәкович!

Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр сәламәтлеге өчен багышладыгыз. Эчкерсез, ихлас күңелегез, ягымлы карашыгыз белән дә кешеләргә дәва бирәсез. Медицина туктаусыз алга барган чорда яңалыклардан калышмыйча, алга омтыласыз. Хезмәттәшләрегез арасында үз тәҗрибәгез белән юмарт уртаклашасыз, һәрвакытта мәрхәмәтле, ярдәмчел булып кала беләсез. Сезнең күңел җылыгыз авыруларга да, хезмәттәшләрегезгә дә җитә:

Гаиләгездә дә Сез кайгыртучан тормыш иптәше, назлы әти, олы терәк. Алга таба да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Киләчәктә дә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә тигезлегендә, балаларыгызның, якыннарыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, озын гомер кичерүегезне телибез.

Сез тыйнак та, акыллы да,

Сез сабыр да, түзем дә,

Кешеләргә тау кадәрле

Шәфкатьлелек бар күңелегездә.

Сокландыра һәммәбезне

Сезнең гаҗәеп осталык

Яшәгез шулай гомерегез буе

Олы җанлы зат булып.

Сезне хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән – хирургия, операция, реанимация бүлекләре коллективлары. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев