Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Гобәйдуллина Резедә Нәҗип кызы 3 декабрьдә 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә

Хөрмәтле Резедә Нәҗиповна! Сез һөнәр сайлаганда бер дә ялгышмагансыз. Кыю, тәвәккәл, белемле булу өстенә еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, хезмәтегезне тагын да нәтиҗәле итә. Халык сезне ярата, коллективта да ихтирам зурдан. Гаиләгез белән дә горурланып яши аласыз. Сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, тигез, матур тормыш, кызларыгыз игелеген күреп, дус-туганнар, хезмәттәшләр хөрмәтен тоеп озын-озак яшәвегезне телибез.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Иң изге теләкләр белән – стоматология бүлеге коллективы.
Нет комментариев