Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Кәбирова Гөлнара Фәнис кызы 27 мартта туган көнен билгели.
Хөрмәтле Гөлнара Фәнисовна! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, гел шундый тырыш, уңган булып озын гомер ит!
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.
Нет комментариев