Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызы 2 апрельдә күркәм юбилеен каршылый
Редакция тормышы Татар Черкене авылы кызы Гөлфизәнең гомер юлында зур урын алып тора. Чая, тырыш, белемле һәм сәләтле кызчык, моннан 31 ел элек типографиягә эшкә килә. Үзе салган сукмактан кыю адымнар белән атлап, хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Иң элек типографиядә машина белән хәрефләр җыючы, аннан редакциядә газета, китап, бланкалар басучы булып эшли. 2008 елда “Йолдыз“ газетасы редакциясенә баш хисапчы булып билгеләнә. Әлеге вазифада аңа районның мәгариф бүлегендә һәм Кайбыч районының хуҗалыкара төзелеш бүлегендә хисапчы булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Җаваплы хезмәтендә, саннар дөньясында югалып калмый. Замананың һәр яңалыгын беренчеләрдән булып үзләштереп, “Татмедиа“ җәмгыятендә үз урынын булдыра. Массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм “Татмедиа“ җәмгыяте тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары шуның ачык мисалы. Һәр эшне вакытында, төгәл башкару, башкалардан төгәллек, тәртип таләп итү хезмәттәшебезгә хас сыйфатлар.
Гөлфизә Нәриман кызы гаиләсендә уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм тормыш иптәше. Ире Таһир белән ике балага гомер бүләк итеп, уллары һәм кызларына да югары белем бирделәр. Бүген аларның уңышларына сөенеп яшиләр.
Әти-әни, туганлык кадерен аңлап, барысын да кайгыртып, ике якны тигез күреп яшәргә дә вакыт һәм көч таба ул. Куллары алтын, үзе җитез һәм кыю. Кирәк чакта туры сүзле, кирәк урында ягымлы һәм мәрхәмәтле дә була белә. Дөньяга, тормышка карашы белән аерылып тора.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлфизә Нәримановна! Сезне чын күңелдән түгәрәк гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Йөзегездән елмаю китмәсен, авырулар беркайчан да килмәсен. Тигезлек белән, бәрәкәтле тормышта, балалар игелеге күреп, бары тик уңышларга ирешеп яшәргә язсын.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!
Сәламәт бул, җаның тыныч булсын.
Юбилей – ул шатлык тәхете.
Насыйп булсын әле киләчәктә
Оныкларың сөеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.
Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.
Нет комментариев