Апаста яшәүче Хөснуллин Данис Хамис улының 31 майда гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Яратканыбыз Данис!
Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынамасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, балаларыбызның игелеген күреп, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Сине яратып, ихтирам итеп тормыш иптәшең Гөлүсә, балаларыбыз Динар-Айзилә, Айнур.
Нет комментариев