Апаста яшәүче Нургалеев Альберт Морахип улы 9 апрельдә 60 яшьлек юбилеен каршылый.
Кадерлебез! Сине чын йөрәктән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы исәнлектә, гаилә тигезлегендә озын-озак гомер итүеңне телибез. Киләчәктә дә бер-беребезнең йөрәк җылысын тоеп, шатлыклы-куанычлы көннәрдә, балаларыбызның уңышларына сөенеп, оныкларыбызны кочып яшәргә насыйп булсын.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Сине яратып балаларың һәм тормыш иптәшең.
Нет комментариев