Апаста яшәүче, озак еллар “Йолдыз” газетасында эшләгән хөрмәтле хезмәттәшебез Гатауллина Гөлзада Хәйдәр кызы 27 апрельдә туган көнен билгеләп уза.
![Апаста яшәүче, озак еллар “Йолдыз” газетасында эшләгән хөрмәтле хезмәттәшебез Гатауллина Гөлзада Хәйдәр кызы 27 апрельдә туган көнен билгеләп уза.](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2019/4/27/088d83cc49bcfddc8905a309e6ccf125.jpg)
Кадерле Гөлзада апабыз! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Бүгенгедәй шат күңелле, җор телле, шаян һәм җитез булып тагын озак еллар саулык-сәламәтлектә яшәргә язсын сиңа. Эшләрең уң булсын, тормышың гөрләп барсын.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Гел елмаеп гомер кичер син.
Олы хөрмәт белән – “Йолдыз”лылар.
Нет комментариев