Апаста яшәүче Сәлахетдинова Фәридә Галәлтдин кызы бүген күркәм юбилеен каршылый
![Апаста яшәүче Сәлахетдинова Фәридә Галәлтдин кызы бүген күркәм юбилеен каршылый](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/6/26/70646713ebe66499b618d752769978f3.jpg)
Әни! Олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән - балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев