Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апаста яшәүче, үзенең моңлы җырлары белән барчабызга да таныш Айтуганов Айрат Кадыйр улы 17 июльдә 35 яшьлек истәлекле гомер бәйрәмен билгеләп уза

17 июля 2019, 09:30

1053

0

0

Апаста яшәүче, үзенең моңлы җырлары белән барчабызга да таныш Айтуганов Айрат Кадыйр улы 17 июльдә 35 яшьлек истәлекле гомер бәйрәмен билгеләп уза

Айрат! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Тормышың да җыр кебек көйле барсын, саулыгың нык, гаиләң тигез, бәхет-шатлыкларың чиксез булсын! Кызың гел сөенечле хәбәрләр генә китереп торсын. Дусларың, туганнарың, якыннарың хөрмәтен тоеп озын-озак гомер ит. 
Бәхет нурында коенып, 
Назга күмелеп яшә. 
Тиңең белән тигез булып 
Сөеп-сөелеп яшә. 
Озын булсын синең гомерең, 
Тыныч булсын һәрчак күңелең. 
Бәхет чишмәләрең мул аксын, 
Зур шатлыклар белән таң атсын. 
Котлап сине туган көнең белән, 
Юлларыңда үссен ак чәчәк. 
Алып килсен сиңа бүгенгесе 
Бәхетле һәм матур киләчәк.

Иң изге теләкләр белән - Апастово-информ коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев