Апастан Исмәгыйлова Оркыя Нургали кызын һәм Үтәмештән Галиуллина Татьяна Михаил кызын Әниләр көне белән котлыйбыз
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт булып, озак яшәгез,
Сез бит, Әни безгә бик кирәк.
"Әни!"-диеп дәшү шундый рәхәт. Рәхмәт, Әни, рәхмәт. Авыр сүзләр өчен зинһар гафу итегез. Әни булдың, Әни булып калдың - һәр көнеңне безнең өчен яшәп. "Әни!"-диеп әйтә алу - бәхет, балкып торсын һәрчак йөзләрегез, кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән үтсен иде алдагы көннәрегез.
Нет комментариев