Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аюкөйдергән авылында яшәүче кадерле туганыбыз Сафин Фарук Фәрит улының 9 февральдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

09 февраля 2019, 08:30

1035

0

0

Аюкөйдергән авылында яшәүче кадерле туганыбыз Сафин Фарук Фәрит улының 9 февральдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

Без сине ихлас күңелебездән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син - әти нигезен саклап, туганнарны бер ояга җыеп торучы, һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, ярдәмчел, олы җанлы, туганыбыз безнең. Сиңа алдагы тормышыңда да озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы хәсрәткә бирешми, тормыш иптәшең Гөлфирә белән муллыкта, ул һәм кызыңнын ихтирамын тоеп, озын-озак гомер итергә насыйп булсын. 

Тигезлектә, матур яшәгез сез, 
Балалардан күреп игелек. 
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы 
Бәхет телик сезгә иң элек. 

Бала хәсрәтләре, ялгызлыкны, 
Күрсәтмәсен ходай беркемгә. 
Бер йодырык булып туганнарым, 
Сөенеп яшик әле һәр көнгә. 

Иң изге теләкләр белән - туганнарын Фиргат-Равия, Заһит-Кәүсәрия, Исхак-Рәйхана, Рамиль-Румия, тормыш иптәшең Гөлфирә, балаларыбыз һәм әниебез Рәфизә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев