Бәйрәм белән!
![Бәйрәм белән!](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2023/5/9/sqB3PjARMPqZOZzmc7jg9HQiMipQrIZk3VQENtGZ.png)
Бөек Ватан сугышында миллионлаган ир-атларның гомерләре өзелде. Арада кайчан, кайда һәлак булганы билгесез солдатлар да күп. Сугыштан исән кайтып та, инде арабыздан киткән әтиләребез, бабаларыбыз күпме! Ничек кенә булмасын,без аларны, аларның батырлыкларын беркайчан, беркайда онытмаячакбыз. Кайда гына яшәсәк тә алар безнең йөрәктә,мәңгегә... Шөкер,әле сугыш кичкән бабайларыбыз, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән апаларыбыз исән-сау. Алар безгә үрнәк,шөкер итеп яшәү өчен өлге. Без Сезнең алда баш иябез! Озак яшәгез,сәламәт булыгыз. Районыбызда гомер итүче, кунакка кайтып йөрүче һәркемне шушы олуг бәйрәм белән ихлас котлыйбыз. Илләребез тыныч,күңелләребез шат,тәнебез сау-сәламәт булсын...
Иң изге теләкләр белән - Казандагы "АПАС" якташлык җәмгыяте.
Нет комментариев